Кичә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы гаиләләр «Минем әти – иң яхшысы!» чарасында катнашты. Россиядә Әтиләр көненә багышланган чараны «Форпост» үзәге белгечләре оештырды.
Җылы дустанә атмосферада ата-аналар балалары белән викторинада катнаштылар, аннары оригиналь открыткалар ясадылар. Әтиләргә багышланган бәйрәм чарада катнашучылар өчен шатлыклы һәм кызыклы булды.