Зәйдә социаль хезмәтләр алучылар «Гаилә агачы» панносы ясадылар

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча сынау мәйданчыкларының берсе булды.

15 октябрьдә чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында «Зәй – 2» яшьләр үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең яшь социаль хезмәт алучыларын кунакка чакырды. Аларга «Гаилә агачы» панносын ясау буенча мастер-класс тәкъдим ителде. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган иде.

Мондый дәресләрне гаиләдә үткәрергә була. Уртак иҗат гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта, гаилә традицияләренә әверелә, яңа тәэсирләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International