«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә нейрогимнастика буенча дәрес узды

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен нейрогимнастика дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты – социаль хезмәтләр алучыларда когнитив функцияләрне яхшырту һәм Альцгеймер авыруы барлыкка килүне профилактикалау.

Дәрес күз хәрәкәте, сулыш күнегүләрен, тән киңлекләрен үзләштерү уеннарын, ритм хисе, координацияне үстерү эшен үз эченә алды. Социаль хезмәтләр алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне дә рәхәтләнеп башкардылар һәм киләчәктә дә аларны өй шартларында башкарырга тырышачакларын әйттеләр.

Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International