Лаеш тернәкләндерү үзәгендә кызыклы очрашу узды

2024 елның 11 октябре, җомга

Шушы көннәрдә «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе волонтерлары һәм Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр арасында иҗади очрашу узды. Волонтерлар җитәкчесе Ильмира Әюпова белән бергә үз эшләре турында сөйләделәр, планнары белән уртаклаштылар һәм битараф булмаганнарга хәрәкәткә кушылырга тәкъдим иттеләр.

Очрашуның икенче өлешендә волонтерлар Әтиләр көненә гадәти булмаган открыткалар ясарга тәкъдим иттеләр.

Чараның максаты инвалид балалар үсеше өчен яңа социаль элемтәләр булдыру, гаилә эчендәге багланышларны ныгыту иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International