Югары Ослан интернат-йортына район администрациясеннән кунак килде

2024 елның 11 октябре, җомга

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр декадасына багышланган чаралар дәвам итә. Биредә яшәүчеләргә кунакка район башлыгы урынбасары Сергей Осянин килде. Ул учреждениедә социаль хезмәтләр алучылар өчен тудырылган яхшы шартларны, хезмәткәрләрнең кайгыртучанлыгын билгеләп үтте. Болар барысы да өлкәннәрнең тернәкләндерү потенциалын күтәрүгә ярдәм итә, аларда оптимизм уята.

Интернат-йортта яшәүчеләрнең һәркайсына татлы бүләк бирелде.

Учреждение директоры Тәнзилә Васильева әйтүенчә, район җитәкчелегенең мондый игътибары социаль хезмәтләр алучылар өчен бик мөһим. Өлкән яшьтәге кешеләр үзләре турында хәтерләүләрен, кирәклеген тоялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International