«Астра» үзәгенең Ата-аналар мәктәбендә файдалы дәресләр дәвам итә

2024 елның 11 октябре, җомга

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Монтессори педагогы Анна Крахалева һәм педагог-психолог Гөлнара Сабитова Ата-аналар мәктәбендә мәгълүмати-укыту дәресе үткәрделәр. Чараның темасы – «Өй шартларында балалар белән ике кул белән эш итүне үстерү».

Педагоглар ата-аналарга уң һәм сул ярымшарлар үсешенең мөһимлеге турында сөйләделәр. Практик өлештә баланың игътибарын, хәтерен, фикерләвен һәм сөйләмен үстерүгә ярдәм итүче ике кулның да синхрон эшенә гади күнегүләр өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International