Яңа Чишмә халкы «Россия йөрәге»нә кагыла ала

2024 елның 11 октябре, җомга

2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнварда тантаналы рәвештә «Россия йөрәге» гаилә учагына ут кабыздылар. Бүген гаилә учагы Татарстан Республикасы районнары буйлап сәяхәт итә.

7 октябрьдә гаилә учагы уты Яңа Чишмә районына тапшырылды. Аны Чирмешән районыннан алып килделәр.

«Россия йөрәге»н күпбалалы Олег һәм Рузанна Храмовлар гаиләсе алды. Гаилә башлыгы, өч балигъ булмаган бала атасы, хәзерге вакытта МХОда. Ул анда үз теләге белән 2022 елның октябрендә киткән. Аның тормыш иптәше Рузанна инде биш ел «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог булып эшли. Төп эше белән беррәттән, Рузанна актив рәвештә волонтерлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә. Ул районда Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкиле һәм «Ватан сугышчылары гаиләләре җәмгыяте» төркемен оештыручы булып тора.

Балалары Вячеслав һәм Милана мәктәптә укый, ә кечкенә Дарья балалар бакчасына йөри.

«Россия йөрәге» җиде көн Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә торачак. Теләгән һәркемнең гаилә учагы җылысына кагылырга вакыты бар әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International