Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Әлеге эшчәнлек кысаларында үзәк көндәлек тормышны җиңеләйтүгә һәм яңа чынбарлыкка җайлашуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле программалар тәкъдим итә. Шундый программаларның берсе – «Адан Яга кадәр смартфон» программасы. Ул заманча гаджетлар белән эшләргә өйрәтүне күздә тота.
Белгеч Валерия Нуретдинова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучы Рәшит Габделкәбиров смартфоннан файдаланырга өйрәнә. Өлкән яшьтәге кеше өчен бу күнекмә аеруча кыйммәтле. Аның максаты поликлиникага язылырга өйрәнү иде.
Дәресләр вакытында Рәшит Габделкәбиров тернәкләндерү үзәге белгеченә махсус хәрби операциядә катнашучы улы турында да сөйли. «Адан Яга кадәр смартфон» курсы – ул шулай ук улы белән элемтәдә калу, аның хәле турында хәбәрдар булу һәм иң актуаль яңалыкларны алу мөмкинлеге дә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Ветеран» үзәге даими нигездә МХОда катнашучыларның инвалид булган гаилә әгъзаларына социаль-психологик һәм социаль-медицина ярдәме күрсәтә.