Ютазы районыннан күпбалалы гаилә «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Ютазы районыннан Евгений һәм Ирина Абрамовлар «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнделәр. Бүләкләү турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Гаилә тарихы 17 ел элек башлана. Ирина һәм Евгений храмда танышканнар, бу беренче күрүдә мәхәббәт булган. Өч ел яшьләр дус булалар, ә аннары туй ясыйлар һәм никахлашалар. Гаиләдә биш искиткеч кыз тәрбияләнә.

Ир белән хатын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернатта укытучы булып эшлиләр. Евгений балта эшен укыта, ә Ирина – тегү эше укытучысы. Эштә дә Абрамовлар бер зур гаилә кебек.

Ике ел элек Абрамовлар МХО сугышчыларына ярдәм йөзеннән «Доброшвеи» ирекле волонтерлык отряды оештырганнар. Шундый ук битараф булмаган кешеләр, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар белән бергә, гаилә маскировка челтәрләре, җылы киемнәр бәйли, яшелчә һәм җиләк-җимеш киптерә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен азык-төлек җыя һәм җибәрә. Балалар сугышчыларга открыткалар ясый.

Ирина һәм Евгений традицияләрне сакларга тырышалар, православие бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен тәрбиялиләр. Үз үрнәкләре белән алар җәмгыятькә күпбалалыкның зур шатлык, бәхетле гаилә икәнен исбатлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International