Өлкәннәр ункөнлегендә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә юлларда куркынычсызлыкка багышланган чара узды.
Чара матур концерт белән башланып китте. Шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләрендә укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында шигырьләр укыдылар, төрле күчешләр һәм светофор сигналлары турында сөйләделәр, күңелле җырлар һәм дәртле биюләр башкардылар.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәнең профилактика бүлеге хезмәткәрләре мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр, юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Алар тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген ассызыкладылар.
Чарада катнашучыларның барысы да, ә алар 100 дән артык кеше иде, татлы призлар алдылар.