«Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге үзенең ветераннарын котлады. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Боганов та катнашты.
«Могҗизалар кыры» бәйрәм уены төрле яшьтәге кешеләрне берләштерде – үзәккә күп еллар багышлаган хезмәткәрләрне һәм күптән түгел генә килгәннәрне. Бәйрәм кунаклары өчен шулай ук бәйрәм өстәле оештырылды, үзәктә тәрбияләнүчеләр концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Яр Чаллыда да «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ветераннарын хөрмәтләделәр. Коллективның тәҗрибәле һәм зирәк әгъзаларына, лаеклы ялда булганнарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Яшь белгечләр «тТеләкләр шәме» мастер-классы һәм концерт оештырдылар.
