Социаль тармак вәкилләре өлкәннәр ункөнлегендә үз карамагындагыларга кунакка бара

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ленар Шакиров һәм «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиева социаль хезмәт алучылар янына бардылар. Мәсәлән, алар Бөек Ватан сугышы ветераны Мөнәвәрә Гобәйдулла кызында кунакта булдылар. Ул гомер буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән.

Социаль тармак вәкилләре шулай ук гомерен акушер-гинеколог һөнәренә багышлаган Сания Семеновна янына да бардылар.

Социаль хезмәт алучыларга Халыкара өлкәннәр көненә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International