«Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә күңел ачу чарасы уздырдылар

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар өчен «Күңел белән яшьләр – йөрәк белән алтын» күңел ачу-уен чарасы үткәрделәр. Чараны үткәрүдә «Волонтер» үзәге активистлары һәм «көмеш» волонтерлар булышты.

Спорт зарядкасы, эстафеталар, истәлеккә фото төшү – бәйрәм кунакларына барлык активлыклар да ошады. Шулай ук комплекслы үзәк психологы «көмеш» яшьтәге вәкилләргә психик сәламәтлекне саклау һәм уңай психоэмоциональ халәт мәсьәләләре буенча киңәшләр бирде.

Мондый чаралар буыннар арасындагы элемтәне ныгыта, өлкәннәргә карата ихтирам һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International