«Шатлык» үзәгендә участок социаль хезмәте эше турында фикер алыштылар

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Участок социаль хезмәте» программасы буенча стажировка мәйданчыгында катнаштылар. Чара Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында узды.

Белгечләр тупланган эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, балалар-гаилә иминсезлеген профилактикалау буенча ведомствоара эш, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү программасын куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Стажировка мәйданчыгында катнашучы һәркем сертификат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International