Өченче буын университеты кысаларында Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йортында өлкәннәр өчен компьютер һәм финанс грамоталылыгы нигезләре буенча курслар ачылды. Катнашучыларны Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм Россия Пенсионерлар берлегенең Минзәлә районындагы җирле бүлеге рәисе Алсу Ганиева сәламләде.
Компьютер грамоталылыгы нигезләрен шулай ук өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортның социаль хезмәтләреннән файдаланучылар да үзләштерә. Бу үзеңнең компьютер грамоталылыгыңны арттыру гына түгел, ә яңа дуслар табу өчен дә бик яхшы мөмкинлек. Катнашучылар шулай ук электрон почта, социаль челтәрләр һәм онлайн-сервислардан файдаланырга өйрәнәчәк.