Тәтеш районында Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан социаль хезмәтләр алучы озак яшәүчеләрне котладылар. Иван Авдонин һәм Гөлҗиһан Шаммасова янына Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова килде.
Иван Авдонин Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул күпсанлы медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән.
Гөлҗиһан Шаммасова – тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы инвалидының тол хатыны. «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале, Җиңүнең юбилей медальләре һәм истәлекле билгесе белән бүләкләнгән.
Йөз яшен тутырган социаль хезмәт алучыларга бүләк җыелмалары тапшырылды.