«Актив озак гомерлелек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде өч елдан артык «Театр остаханәсе» проекты уңышлы тормышка ашырыла.
Студиягә актив тормыш позициясе булган 15 өлкән яшьтәге граждан җәлеп ителгән. Алар тәкъдим иткән спектакльләр тамашачыларда онытылмас тәэсирләр калдырды. Коллективның иҗади планнарына репертуарны киңәйтү керә.
Тиздән яңа спектакльнең премьерасы була, һәм артистлар моңа актив әзерләнәләр. Яңа спектакльне социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, «Долголетие» социаль ярдәм үзәгендә, Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында, Ветераннар советы базасында, шулай ук социаль хезмәт алучылар яши торган урында күрсәтергә планлаштыралар.