Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең хезмәт тернәкләндерү кабинетында электр тегү машинкасында кулъяулык тегү буенча чара узды. Дәрестә социаль хезмәт алучылар катнашты.
Чара электр приводлы тегү машинасында эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаждан башланды. Аннары балигъ булмаганнар, материал алып, эшкә керештеләр. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәсеннән канәгать калдылар, ә үз куллары белән тегелгән кулъяулыкларны шәхси файдалану өчен калдырдылар.