Социаль хезмәтләр алучыларны гаилә бәйрәме белән таныштыралар

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

4 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган «Төрле төстәге дөнья» клубы катнашучылары Печище авыл китапханәсендә булдылар. Анда аларны бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Кунаклар гаиләне яклаучылар булган православие изгеләре Петр һәм Феврония һәм бәйрәме символы ромашка турында белделәр.

Социаль хезмәтләр алучылар табышмаклар чиштеләр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, чәчәкләрдән такыя үрделәр. Клуб әгъзалары өчен күңелле уеннар оештырылды. «Игрозониум» магнит конструкторы ярдәмендә катнашучылар йорт җыйдылар.

Чара чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International