Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Лепные фантазии» дигән яңа технологияне кертәләр. Аның максаты – пластилин, балчык белән әвәләп ясау ярдәмендә социаль хезмәтләр алучыларның иҗади потенциалын үстерү.
«Оста куллар» түгәрәгендә хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева белән бергә тәрбияләнүчеләр бу материаллар белән эшләү нечкәлекләрен уңышлы үзләштерәләр. Балчык һәм пластилин белән эшләргә яхшырак өйрәнер өчен, декоратив-гамәли сәнгать музеена мастер-классларга экскурсияләр оештырыла.
Чираттагы дәрестә ботак өстендә утырган кошчыклар ясадылар. Бу эш шулкадәр ошады ки, кошлардан башка өлкәннәр рәсемне башка элементлар белән бизәргә булдылар.