Зәйдә «Развивайка» балалар һәм ата-аналар клубы эшли

2024 елның 2 июле, сишәмбе

1 июльдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Развивайка» балалар һәм ата-аналар клубының чираттагы дәресе узды.

Россиядә Гаилә елы кысаларында мондый очрашуларның кыйммәте артты. Ата-аналар дәресләрдә балалары янында булганда, үзенчәлекле бала тәрбияләүдә компетентлыкларын арттыручы теге яки бу мәсьәләләр буенча мәгълүмат алалар.

Дәрестә балалар әти-әниләре белән үз курчакларын ясадылар. Курчаклар өчен исемнәр уйлап таптылар, үз курчакларының тарихын уйлап чыгардылар.

Курчак терапиясе психологик ярдәм методы гына түгел, ә балаларның сөйләмен үстерү чарасы да. Курчаклар уйнап, уенчыклар ясап, алар белән төрле хикәяләр язып, баланың сөйләмен генә түгел, ә кешелек сыйфатларын да үстерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International