«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә тарихи-патриотик чара үткәрделәр

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен тарихи-патриотик чара үткәрелде. Ул үзенең хәрби бурычын үтәгәндә иң югары рух көчен, фидакарьлеген, батырлыгын күрсәткән һәркемгә хөрмәт булды.

Кичәдә социаль хезмәтләр алучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары Рәфис Сәхипов һәм Сергей Башаров катнашты. Алар хезмәт чорын, дусларын искә алдылар, авыр хезмәт турында сөйләделәр.

Чарада 49 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International