Азнакай районының «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән арт-терапевтик дәрес үткәрделәр. Балалар һәм аларның әниләре мандалалар ясадылар.
Мандала-терапия тынычландыра, үз-үзеңне бәяләүне арттыра, баланың конструктив аралашуга әзерлеген формалаштыра, төрле хәлләрне конфликтсыз хәл итәргә өйрәтә. Ата-ана белән баланың бергә эшләве олыларны үз балаларын сүзсез аңларга, басымсыз килешергә, тигез позициядә булырга, гармониягә һәм үзара аңлашуга ирешергә өйрәтә.
Дәрес ярдәмендә балалар һәм аларның ата-аналары арасында үзара аңлашу яхшырды.