Бүген Министрлыкта «Дөньяны бергәләп үзгәртәбез» проекты кысаларында гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү хезмәтләрен үстерү буенча «Семейные приемные ВОРДИ» программасын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, «Бөтенроссия инвалид балалар ата-аналары оешмасы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге вәкилләре катнашты.
Проект кысаларында инвалид балаларның социаль яклану дәрәҗәсен арттыруга ярдәм күрсәтелә.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча ВОРДИ бүлеге һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы арасында инвалид балалы гаиләләр һәм менталь тайпылышлары булган өлкәннәр белән эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.