24 июньдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы узды. Чара балаларда ватанпәрвәрлек, туган илгә һәм аның тарихына хөрмәт хисе формалаштыру максатыннан үткәрелде.
Очрашуда патриотик кыйммәтләрнең һәм принципларның мөһимлеге турында фикер алыштылар, герой-якташларының батырлыклары белән таныштылар, шулай ук үз илләренең гражданы булуның нәрсә аңлатканы турында фикер алыштылар.