24–25 июньдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Ломоносов» кластеры территориясендә «Надежда на технологии» IX тернәкләндерү индустриясе һәм универсаль дизайнның милли форумын үткәрә.
Форум 2016 елдан башлап ел саен тернәкләндерү юнәлешендәге сәнәгать продукциясе җитештерүне үстерү һәм Россиядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны иң яхшы технологияләр кулланып тернәкләндерү һәм абилитацияләүнең комплекслы системасын камилләштерү шартларын булдыру максатларында үткәрелә.
Бүген «Россиянең тернәкләндерү индустриясе. Үсеш нокталары» пленар утырышында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин катнашты.