Шушы көннәрдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Солдатка хат» акциясе узды. Аның максаты – үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык тәрбияләү һәм батырлык, бурыч һәм намус турында күзаллау формалаштыру.
Балалар хәрби тематикага рәсем ясадылар, ә аннары солдатларга хатлар яздылар.
«Балаларның эчкерсез хатлары солдатларның рухын күтәрер дип өметләнәбез», – ди тәрбиячеләр Ольга Данеева һәм Венера Халикова.