«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы саклану буенча күнегүләр узды

2024 елның 14 июне, җомга

Учреждение хезмәткәрләренең һәм социаль хезмәт алучыларның әзерлек дәрәҗәсен саклау максатыннан Яшел Үзән районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылык акты куркынычы янаганда, шикле предмет табылган очракта персоналның үз-үзен тотышы күнекмәләрен булдыру буенча планлы күнегүләр үткәрделәр.

Тренировкалар үткәргәндә үзәк хезмәткәрләренең гамәлләре эзлекле булды һәм инструкцияләргә туры килде. Тренировка барышында куелган бурычлар үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International