Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шашка һәм шахмат буенча ярышлар узды. Социаль эш буенча белгеч Вероника Бурдина җитәкчелегендә, фойеда өстәлләр артында уңайлы урнашып, социаль хезмәтләр алучылар кара-ак такталар артында бәйге оештырдылар. Традиция буенча дуслык җиңде.
«Өстәл уеннары дәресләрен без көн саен үткәрәбез, аларны мини-турнирлар белән тәмамлыйбыз», – ди Вероника Бурдина.
Мондый уен терапиясе монда яшәүчеләргә психологик киеренкелекне киметергә ярдәм итә, яңа тәэсирләр алырга мөмкинлек бирә һәм, әлбәттә, когнитив һәм коммуникатив сәләтләрне үстерә. Мини-турнирлар үткәрү социаль хезмәтләр алучыларның үз-үзләрен бәяләүләрен арттыра, аларны ярышлар процессына актив катнашырга этәрә. Болар барысы да гражданнарның актив озын гомерлелек чорын озайтырга мөмкинлек бирә.