«Исток–Башлангыч» үзәгендә «Ләкләк» проекты гамәлгә ашырыла

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

«Ләкләк» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Синең киләчәгең синең кулларда» дигән чара узды. Аны социаль педагог Мария Исаева үткәрде.

Дәрестә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты. Алар тормыштагы максатлары, киләчәккә планнары турында сорауларга җавап бирделәр.

Чара балаларга киләчәк турында үз теләкләрен һәм фикерләрен формалаштырырга, аларны тыңларга, шулай ук дөрес карар кабул итәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International