Психик тайпылышлы балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләренең «Без балаларыбыз өчен җаваплы» IV форумында катнашу өчен Казанга Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина килде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Россия Хезмәт министрлыгы вәкиле белән очрашуда мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итүгә, балалар социаль учреждениеләренең эшенә һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү системасын үстерүдә заманча тенденцияләргә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Фото авторы: ТР Рәисенең матбугат хезмәте