Казан белгечләре коллегаларын көндезге тору бүлеге эше белән таныштырдылар

2024 елның 24 мае, җомга

23–24 май көннәрендә Казанда психик тайпылышлы балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләренең IV «Без балаларыбыз өчен җаваплы» форумы уза.

Форумның беренче көнендә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Көндезге тору бүлеге: тормыш компетенцияләрен формалаштыру» дигән тематик мәйданчык эшләде. Форумда катнашучылар һәм кунаклар менталь тайпылышлары булган кешеләр белән эшләү практикалары һәм технологияләре белән таныштылар. Экскурсия барышында социаль хезмәтләр алучылар белән уку-күнекмә фатиры, уку-күнекмә кибете, тренажер залы, сенсор бүлмәләре, төркемле дәресләр өчен кабинетлар, уку остаханәсе, иҗади остаханә кебек кабинетларда эшләү мөмкинлекләре ачык күрсәтелде.

Өч делегация өчен дә «Штат расписаниесен ничек дөрес төзергә» дигән укыту семинары оештырылды. Экспертлар һәм модераторлар стационар учреждениеләрнең штат санын билгеләүдә үзенчәлекләр һәм вариатив алымнар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International