22 майда Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Елена Ореховская һәм Юрий Воронков VIII Республика стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында шахмат-шашка турнирында уңышлы катнаштылар.
Елена һәм Юрий дүрт ел рәттән турнирда учреждениене лаеклы күрсәтәләр. Быел Юрий Федорович шахмат буенча беренче урынны алды, аның бүләкләр тупланмасында инде дүрт кубок бар.
Мондый очрашулар яшәүчеләрне социализацияләүгә ярдәм итә, алар элеккеге көндәшләре белән очрашуга шатланалар, яңа танышулар урнаштыралар.