23 майда Бөгелмә районы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Наталья Краснова «Җиде таҗлы ал чәчәк» дәресе үткәрде. Социаль хезмәтләр алучылар өчен чара Россиядә Гаилә елына багышланган иде.
Дәреснең максатлары: балаларның игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтү, аларга җылы гаилә мөнәсәбәтләре булдыруда катнашуларын аңларга ярдәм итү, гаилә әгъзаларына карата җылы хисләр тәрбияләү.
Чара дәвамында балалар иҗади биремнәр алдылар. Балалар үз гаиләләренең яраткан шөгыльләрен сайладылар, гаилә традицияләрен искә төшерделәр.