Балаларның юл-транспортта имгәнүләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында төп белемнәрне ныгыту максатыннан Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская балигъ булмаганнар өчен «Мин – үрнәк җәяүле» акциясен үткәрде.
Чара кысаларында белгеч урамда һәм юлда куркынычсыз тәртип тематикасы буенча яшь шәһәрлеләр белән әңгәмәләр үткәрде, светофорлы һәм светофорсыз җәяүлеләр үтүе аша чыгу кагыйдәләрен искә төшерде, самокатта һәм велосипедта кайда һәм ничек йөрергә, алар белән ничек дөрес юлны кичәргә икәнлегенә аерым игътибар бирде. Шулай ук Гөлназ Веселовская, үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен үтәп, үз тормышыңны һәм сәламәтлегеңне саклап калырга мөмкин, дип искәртте.
Барлык катнашучыларга буклетлар тапшырылды.