Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Идел буе районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россиядә Гаилә елы кысаларында ата-аналар өчен «Эчке таяныч» программасын тормышка ашыра. Ул җаваплы ата-аналык, гаилә мөнәсәбәтләре культурасын үстерүгә юнәлдерелгән.
22 майда бүлек психологы «Мин – ата-ана» интерактив тренинг дәресе үткәрде. Метафорик карталар белән эшләделәр, шәхес сыйфатларны һәм тәртип модельләрен активлаштыруга юнәлдерелгән күнегүләр башкардылар, бу катнашучыларга эчке көчне тоярга һәм эмоциональ тулыланырга мөмкинлек бирде.
Эчке һәм тышкы ресурсларны активлаштыру максатыннан ата-аналар белән «Якынлык түгәрәкләре» психологик тренингы үткәрелде. Психолог катнашучыларга гаилә эчендәге конфликтларның төп сәбәпләрен ачыкларга, гаилә системасындагы үз ролен анализларга ярдәм итте. Ата-аналарның игътибарын психологик яктан сәламәт шәхесне үз үрнәгең белән генә тәрбияләргә мөмкин булуга юнәлттеләр.
Тренингта катнашу ата-аналарга гаилә кыйммәтләренең ролен аңларга, шәхси ресурсларны ачыкларга ярдәм итте, бу киләчәктә гаиләдә өстенлекләрне дөрес урнаштырырга ярдәм итәчәк.