Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында психик тайпылышлы балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләренең «Без балаларыбыз өчен җаваплы» IV Бөтенроссия форумы чаралары узды.
Форум заманча балалар социаль учреждениесе турында гомуми күзаллауны формалаштыруга һәм җитәкчеләрне балаларга социаль хезмәт күрсәтү системасында уңай үзгәрешләргә этәрүгә юнәлдерелгән. «Апрель» методик мәйданчыкларның берсе итеп сайланды.
Экскурсия кысаларында кунакларны үзәкнең эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар, үсеш үзенчәлекләре булган балалар белән эшләүдә кулланыла торган, нәтиҗәлелеге исбатланган методикалар, технологияләр, махсус программалар турында сөйләделәр.
Социаль учреждениеләр җитәкчеләре практик эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, техник тернәкләндерү чаралары бирү, электрон сертификат белән эшләү үзенчәлекләре һәм башка күп кенә актуаль темалар буенча актив фикер алыштылар.
