Алабуга интернат-йортында хезмәткәрләр даими рәвештә һөнәри компетенцияләрен арттыралар

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри компетентлыгын арттыру өстендә даими эшлиләр. Соңгы вакытта – дистанцион режимда, интернет-технологияләр кулланып.

Мәсәлән, тәрбияче Алесандр Окунев бик кызыклы «Өстәмә финанслау җәлеп итү» вебинарын тыңлады. Катнашучылар грант конкурсларына эффектив заявкалар бирү һәм потенциаль грант бирүчеләрнең таләпләрен исәпкә алып практиканы планлаштыру турында сөйләштеләр.

Социаль эш буенча белгеч Фәридә Гайнетдинова һәм социаль хезмәткәр Лилия Васылова «Интернет әлифбасы» проекты буенча вебинарда катнаштылар.

«Актив озын гомерлелекнең иң яхшы практикалары» вебинарлар сериясе кысаларында учреждениенең өлкән шәфкать туташы Лилия Аникеева конкурсның дүртенче сайлап алу җиңүчеләренең кейсларын тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International