«Өмет утравы» үзәге белгечләре террорчылыкка каршы акция үткәрде

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Террорчылыкка – юк!» акциясе үткәрде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларга террорчылык куркынычы янаганда, шикле предмет табылганда ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук балаларны террорчылык актлары янау турында ялган хәбәрләр тарату өчен җаваплылык турында кисәттеләр.

Акциядә катнашучылар тематик буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International