16–19 майда «Васильевский» шифаханәсендә яшь күрү буенча инвалидларның «Без бергә» тернәкләндерү-патриотик форумы узды. Форумның максатлары – сукыр яшьләрне берләштерү, тернәкләндерүдә һәм һәрьяклап үсештә ярдәм итү.
Чарага Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 50 катнашучы җыелды. Өч көн дәвамында мәдәни, спорт, мәгариф, тернәкләндерү һәм иҗади конкурслар һәм мастер-класслар уздырылды. Яшьләр фикер алышырга, командада аралашырга, палаткалар җыярга, адаптацияләнгән өстәл уеннары уйнарга өйрәнделәр, интеллектуаль уеннарда ярыштылар һәм иҗат кичәсендә чыгыш ясадылар.