17 майда «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы оештырылды.
Кунак яшүсмерләргә махсус операциянең мөһим әһәмияте, сугыш ситуацияләре, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге, хезмәттәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Балалар аңа махсус операция шартларындагы көнкүреш, солдатларыбызны коралландыру, сугыш хәрәкәтләре алып бару турында күп сораулар бирделәр. Аларга кунак бик ачык җавап бирде.