Лицей укучылары Кайбыч интернат-йортында яшәүчеләр өчен концерт оештырдылар

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

14 майда Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Аны КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицееның укучылар һәм педагогларның концерт бригадасы оештырды.

Бәйрәмдә район башлыгы – Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул Казан федераль университеты һәм Лобачевский лицее җитәкчелегенә лицей укучыларының интернат-йортта яшәүчеләргә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде, барысына да нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

Лицей һәм университет администрациясе исеменнән тәрбия эше буенча директор урынбасары Олег Романенко залда булганнарны Җиңү көне белән котлады. Һәрбер өлкән кеше бүләк җыелмасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International