Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Шәп сигезлек» командасы «Төбәкләр берлеге. Үз биеклегеңне яулап ал» масштаблы төбәкара проектында мактаулы өченче урынны яулады.
Проектта Россиянең төрле төбәкләреннән өлкәннәр өчен 14 интернат-йорт һәм пансионат командасы катнашты. Алабугалылар Татарстанның бердәнбер вәкилләре булды.
Проект җитәкчеләре катнашында узган уеннарны ябу тантанасында командага һәм остазлары Светлана Исмәгыйлевага диплом һәм кубок, бүләкләү призлары, катнашучыларның фотолары белән стена календарьлары, термокружкалар, катнашучыларның сертификатлары тапшырылды.
Һәр уенга бик җитди һәм тырышып әзерләнделәр. Төркемле дәресләрдән тыш, өйдә актив әзерлек барды.