Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган геройларны искә алу өчен бәйрәм өстәле артында интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр җыелды.
Җырлар, шигырьләр, хәрби хроника кадрлары беркемне дә битараф калдырмады. Интернат-йортта яшәүчеләр, якыннарын һәм туганнарын искә алып, күз яшьләрен яшерен генә сөрттеләр.
Бәйрәм атмосферасын «Ирекле җил» ансамбленең чыгышы дәвам итте.