Бөгелмәнең тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар хокуклары турында сөйләштеләр

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Көчле рухлы кешеләр» дигән тематик чара узды.

Балаларга Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненең барлыкка килү тарихы, бу көннең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына, аларны хәл итү юлларын эзләүгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тиешлеге турында сөйләделәр.

Ахырда балалар Паралимпия уеннары, спорт төрләре һәм күренекле спортчылар турында мультимедия презентациясен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International