Алар турында белергә, алар белән горурланырга кирәк

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Җиңү көне алдыннан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйли.

Саубан Миңнехузин Әгерҗе районында туган. Фронтка ул 17 яшендә китә. Днепр, Украина өчен сугышларда катнаша, алгы сызыкта була. Азатлык сугышлары белән Польшага кадәр барып җитә. Саубан Миңнехузин өч тапкыр яралана. Җиңү көнен Орджоникидзе шәһәрендә каршылый. Японнар белән сугышта яраланганнарны санитар поездларда озата бара. Хәрби хезмәтләре өчен 12 медаль һәм 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Саубан Миңнехузин тарих-филология факультетын тәмамлый, пенсиягә кадәр рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Бөек Ватан сугышы ветераннары турында тагын да күбрәк хикәяләр Министрлыкның телеграм-каналында (https://t.me/mtsz_rt). Алар барысы да #ГероиПобеды хештегы белән берләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International