Россиянең милли проектларына ярдәм итү кысаларында Түбән Кама муниципаль районында «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия өмәсенә кушылдылар. «Яхшылык эшлә» инициатив төркеме волонтерлары белән бергә алар агачларны агартуда катнаштылар. Социаль приюттагы балалар эшкә бик теләп кушылдылар: «Без барыбыз да язгы бәйрәмнәр алдыннан приют территориясен матуррак итеп күрергә телибез».