Әлмәт районында «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россиядә Гаилә елына багышланган мәдәни-ял итү чарасы уздырылды. Чара кысаларында үзәктә тернәкләнү узучы гаилә парларын хөрмәтләделәр.
Бәйрәм кунаклары өчен «Гаилә – бәхет чыганагы» концерты оештырылды. Тамашачыларны якты чыгышлары, музыкаль һәм бию номерлары белән сөендерделәр. Шулай ук чарада катнашучыларга күңелле команда эстафеталары тәкъдим ителде.
Гаиләләргә иминлек теләделәр һәм тәмле күчтәнәчләр тапшырдылар. Аларны шәхси эшмәкәр Гөлназ Заһретдинова бирде.