Казан тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре белән юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төрле оешма вәкилләре һәм мәктәп укучылары-активистлар юлларда куркынычсызлык турында сөйләштеләр.

Балаларга юлда үз-үзләрен тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләделәр, укыту мультфильмнары күрсәттеләр. 18 нче гимназиянең укучы-активистлары музыкаль номерлар белән чыгыш ясады.

Мондый чара юлларда куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүгә генә түгел, ә мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүдә төрле структуралар һәм иҗтимагый оешмалар арасындагы үзара бәйләнешне дә ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International