Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәтне саклау айлыгы кысаларында хезмәткәрләр өчен «Хезмәтне саклауга әйе дип әйт» дигән чара узды. Хезмәтне саклау буенча җаваплы белгеч куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында әңгәмә үткәрде, бу темага видеороликлар күрсәтте.
Чарада катнашучылар Бөтендөнья хезмәтне саклау көненең барлыкка килү тарихын белделәр, гадәттән тыш хәлләрдә эш урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
Чара ахырында барысы да флешмобта катнаштылар.